Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Камада коры үлән яну аркасында бер кеше һәлак булган

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Бүген ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына Түбән Камада коры үлән януы турында хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр Рифкать Гайнуллин урамында коры үлән янганын ачыклаган. Янгынның мәйданы 500 квадрат метр тәшкил итә.

Янгынны сүндергәндә ут белән көрәшүчеләр тәненең күп җире пешкән ир-атны табып алалар. Зыян күрүчене табибларга тапшыралар, әмма аны коткарып кала алмыйлар.

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев