Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Камада җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергәннәр

Бу хакта җирле ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итәләр.

Түбән Камада яшәүче 55 яшьлек йөртүче «Ока» машинасында барганда җәяүлене бәрдерә.

Юл һәлакәте кичә кичке алтылар тирәсендә Төзүчеләр проспекты буенча 41 нче йорт ишегалдында була. Зыян күрүче — 37 яшьлек хатын-кыз, ул бу вакытта җәяүлеләр кичүе буенча юлны аркылы чыккан булган.

Зыян күрүченең аягы җәрәхәтләнә, аны хастаханәгә озаталар. Ярдәм күрсәтелгәннән соң өенә җибәрелә, дип хәбәр итә Түбән Каманың ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев