Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Камада җәяүлеләр кичүендә баланы КамАЗ бәрдергән мизгел видеога эләккән

Вакыйга буенча административ тикшерү кузгатылган.

Түбән Камада светофорның кызыл сигналына узган «КамАЗ» шоферы 13 яшьлек баланы бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте дүшәмбе, 8 гыйнварда, көндезге сәгать өчләр тирәсендә була. Малайның җәяүлеләр кичүе аша чыккан вакыты була, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.

Малай җитди булмаган җәрәхәтләр ала, аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Вакыйга буенча административ тикшерү кузгатылган. Аның барышын һәм нәтиҗәләрен Түбән Кама шәһәр прокуратурасы контрольдә тота.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев