Түбән Камада 13 яшьлек кыз 7 нче каттан егылып төшеп һәлак булган
Фаҗига бүген иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Чулман урамы, 2 адресы буенча була.
Пәнҗешәмбе, 17 августта, Түбән Камада 7 нче кат балконыннан 13 яшьлек мәктәп укучысы егылып төшкән.
Алган җәрәхәтләрдән кыз вафат була, дип хәбәр иттеләр хокук саклау органнарында.
Фаҗига бүген иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Чулман урамы, 2 адресы буенча була.
Кыз тәртипле гаиләдән, 28 нче мәктәптә укыган. Эш материаллары Тикшерү комитетына тапшырылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев