Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Камада 12 яшьлек малай классташлары күз алдында суга баткан

Покуратура тикшерү оештырды.

Түбән Кама прокуратурасы Кама елгасында 2011 елда туган яшүсмернең үлеме факты буенча тикшерү оештырды.

Фаҗига кичә «Вишневый Сад» ял базасыннан 2 км ераклыкта булган. Малай ике сыйныфташы белән су буена килә. Бу урын су коену өчен җиһазландырылмаган.

Вакыйга урынында Түбән Кама прокуроры вазифаларын башкаручы Руслан Минибаев булып киткән. Күзәтчелек ведомствосы балигъ булмаганнарның күзәтүсезлеген профилактикалау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк, шулай ук су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлешендә җирле үзидарә органнарының эшенә хокукый бәя бирәчәк.

Күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча прокурор реакциясе чаралары турында мәсьәлә хәл ителәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев