Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Камада 11 яшьлек бала тәрәзә аша балконга үрмәләгәндә бишенче каттан егылып төшкән

Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла, фаҗиганең барлык шартлары ачыклана.

Түбән Камада 11 яшьлек бала, тәрәзәдән балконга чыгарга тырышып, күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хәл турында полиция бүлегенә хәбәр 15.00 сәгать тирәсендә килә. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, малай Түбән Каманың Вахитов проспектындагы йортның бишенче катындагы тәрәзәдән балконга чыгарга тырышып, егылып төшә. Авыр имгәнүләр белән аны җирле хастаханәгә алып китәләр.

Гаилә имин санала, профилактик исәптә тормый.

Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла, фаҗиганең барлык шартлары ачыклана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев