Түбән Кама сәнәгать зонасында бер хатын-кыз микроавтобус көпчәге астына эләгеп һәлак булган
23 сентябрь иртән Түбән Кама сәнәгать зонасында, сырхауханә янында «УАЗ» микроавтобусын йөртүче 27 яшьлек ир-ат 56 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.
Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев