Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Кама районында Кама елгасында исерек хәлдәге ир-ат батып үлгән

Вакыйга кичә кич була.

25 июльдә 112 бердәм номерына Түбән Кама районында, Кама елгасында ир-атның су төбенә китүе хакында хәбәр килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урынга — «Корабельная роща» шифаханәсенә килгәч, ашыгыч хезмәт вәкилләре биредә коену урынының җиһазландырылмаган булуын ачыклый. Компаниянең яр буенда кәеф-сафа корып утыруы ачыклана. Бу хакта хәбәр итүченең дусты, шактый гына «салып» алган ир-ат, коенып чыгарга уйлый. Ул суга кереп киткәч, дусты аны күздән югалта.

Кичен водолазлар яр буеннан 100 метр эчтә һәм 2 метр тирәнлектә 30 яшьлек ир-атның мәетен табып ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев