Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Кама районында исерек улы әтисен табын артында үтергән

Элегрәк ул җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде.

10 сентябрьдә Түбән Кама районының «Шинник» бакча участогында 67 яшьлек ир-атның гәүдәсе табыла.

Һәлак булган кешенең күкрәк һәм муенында пычак яралары рәвешендә көч куллану нәтиҗәсендә үлем билгеләре табылган.

Җинаять кылуда шикләнелгән кеше буларак ирнең 45 яшьлек улы тоткарланган. Элегрәк ул җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде. Тикшерүчеләр фаразы буенча, үтерү — табын артында кәеф-сафа корып утырган вакытта ирләр арасында килеп чыккан низаг аркасында булган.

Бу факт буенча РФ ҖК 105 маддәсенең беренче өлеше буенча («Үтерү») җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү Комитетының Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте. 

Якын арада тикшерү судка шикләнелүчене кулга алу турында ходатайство белән мөрәҗәгать итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев