Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Кама районында бер ир-ат күлдә батып үлгән

Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе — сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу.

Якшәмбе көндез ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен бердәм номерга Түбән Кама районының Ильинка авылы янындагы Юрт күлендә ир-ат мәете табылу турында хәбәр килә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Яр буенда бары тик резин башмаклар гына калган, диелә хәбәрдә.

Водолазлар 60 яшьлек ир-атның мәетен ярдан 5 метр ераклыктан алып чыккан.

Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе — сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу. Бу күл су коену өчен җиһазландырылмаган булган, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев