Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Кама районы күлендә ир-егет суга баткан

Су һәм һава температурасы арасындагы аерма аркасында ир-атны көзән җыерган яки үпкә спазмы булган булырга мөмкин.

Түбән Кама районының «Нефтехимик-1» бакчачылыгы янындагы Каракүл күлендә су коенганда 30 яшьлек ир-ат югалган.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, урынга оператив рәвештә водолазлар килгән. Баткан кешенең гәүдәсе ярдан 15 метр ераклыкта өч метр тирәнлектә табылган.

Су һәм һава температурасы арасындагы аерма аркасында ир-атны көзән җыерган яки үпкә спазмы булган булырга мөмкин. Моннан тыш, күл төбендә ир-атны җәрәхәтләргә мөмкин булган чит предметлар да була ала. Бу урын су коену өчен җиһазландырылмаган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев