Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Кама район хастаханәсе табиб-патологоанатомы Александр Клименко вафат

70 яшендә Түбән Кама район үзәк хастаханәсе табиб-патологоанатомы Александр Клименко вафат булган.

Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Александр Дмитриевич 38 ел һөнәренә багышлаган. Лаеклы ялга ул 2018 елда киткән.

Клименко укытучылар гаиләсендә туган, әмма үз һөнәре итеп медицинаны сайлаган. Александр Дмитриевичның тормыш иптәше физиотерапевт булып эшли. Бергә алар медицина династиясенә нигез сала – аларның улы атасы кебек патологоанатом. Хезмәттәшләре сөйләвенчә, ул тәҗрибәле табиб, игътибарлы һәм игелекле кеше иде.

Александр Дмитриевич белән хушлашу иртәгә, 1 октябрь көнне, 9.00 сәгатьтә Актүбә урамы, 9Б адресы буенча урнашкан Түбән Кама район үзәк күптармаклы хастаханәнең моргындагы матәм залында була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев