Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Кама янындагы авылда 2 миллион сумлык корылма янып беткән

Һәлак булучы һәм яраланучылар юк.

Түбән Кама районының Борок авылында янгын чыккан. Коткаручыларны хуҗа үзе каршы ала. Аның сүзләренчә, янган корылма эчендә кешеләр булмаган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, ир-ат корылмаларны электр утыннан өзә. Янгын нәтиҗәсендә мунча һәм 30 кв. м. мәйданлы хозблок янып беткән.

Фаразлар буенча, янгын, төтен торбасының дөрес ялганмавы аркасында чыккан.

Участок хуҗасы янгыннан килгән зыянны ике миллион сумга бәяләгән. Коткарылган мөлкәтнең суммасы — 1,2 миллион, дип хәбәр иттеләр Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегендә.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев