Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Кама-Чаллы трассасында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән

Авариядә кроссовер пассажиры һәлак була. Шофер — хастаханәдә.

Интернетта Түбән Кама һәм Чаллы арасында үлем белән тәмамланган авариянең видеосы чыкты.

Исегезгә төшерәбез, авария 24 октябрьдә кичке алты тирәсендә тимер юл күпереннән соң (Түбән Камага борылыштан ерак түгел) булган. Анда «Renault Duster» кроссоверы «SITRAK C7H» йөк машинасы белән бәрелешә.

Видеодан күренгәнчә, чит ил машинасы тизлек белән баганага, ә соңыннан йөк машинасына бәрелә.

Авариядә кроссовер пассажиры һәлак була. Шофер — хастаханәдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев