Төзүчеләр проспектында бер хатын-кыз машина көпчәге астына эләгеп һәлак булган
23 сентябрьдә кич белән Түбән Камада Төзүчеләр проспектының 9а йорты янында «Лада Ларгус» җәяүлене бәрдергән.
46 яшьлек хатын-кыз шунда ук җан биргән.
Әлеге фаҗиганың нечкәлекләре ачыклана.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт вакыйгасы шаһитларын Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең кизү часте белән 8 (8555) 49-24-90 телефоны аша элемтәгә чыгуларын сорый.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев