Түбән Камада ир-ат алтынчы каттан егылып төшеп вафат булган
Җомга көнне кич белән Түбән Камада Вахитов проспектындагы 2 нче йорт ишегалдында фаҗига булган.
34 яшьлек ир-ат алтынчы каттагы тәрәзәдән егылып төшкән. Алган җәрәхәтләрдән егет шунда ук үлгән.
Фаҗига вакытында аның әти-әнисе өйдә булган. Хәзер бу хәлнең барлык шартлары ачыклана.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев