Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Кама районында 2 кеше канализацияне чистарткан вакытта газ белән агуланып вафат булган

9 август көнне иртән Каенлы авылы янында дүрт кеше канализацияне чистарткан вакытта газ белән агуланган.

Бу хакта НТР 24 каналы хәбәр итә.

Каенлы авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Артур Сәлахов сөйләвенчә, эшчеләр бригадасы канализация люгын чистартырга килгән. Берсе суны чистартканнан соң шахтага төшкән. Анда ул газ белән агуланып аңын югалткан.

Машина йөртүче бу хәлне күреп артыннан төшкән hәм чыга алмаган. Шуннан соң ике шаһит - әтисе һәм аның улы люкка төшкән.

Коткаручылар люктан 4 кешене чыгарган.

Нәтиҗәдә, газ белән агуланганып ике кеше һәлак булган. Тагын икесен Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев