Татарстанда 20 яшьлек кыз тюбингта шуганда имгәнеп үлгән
Кыз, тюбингка утырып таудан шуып төшеп, коймага бәрелгән.
Казанның Яңа Аракчино бистәсендә 20 яшьлек кыз тюбингта шуганда каты имгәнгән. Әлеге мәгълүматны кызның гаиләсе белән таныш чыганак раслады, дип яза «Татар-информ».
Кыз, тюбингка утырып таудан шуып төшеп, коймага бәрелгән. Аның якыннары ашыгыч ярдәм чакырган. Кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Кызның якыннары ашыгыч ярдәм килеп җиткәнне көтеп тормаган, зыян күрүчене мөстәкыйль рәвештә хастаханәгә алып киткән булу ихтимал, диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Әлегә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында бу хакта рәсми белешмәләр юк, мәгълүмат ачыклана.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында хәбәр итүләренчә, бүген кызны җирлиләр.
«Кызганычка, бүген без студентыбыз белән хушлашабыз... Кызның төркемдәшләре, укытучылары, дуслары һәм университетның җитәкче составы аны соңгы юлга озатырга китте. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты кызның әти-әнисе һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Истәлеге якты булсын», — дип хәбәр иттеләр югары уку йортында.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев