Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Саксызлыкмы, ваемсызлыкмы?..

25 июльдә, иртәнге сәгать бишләр тирәсендә, Вахитов проспектындагы торак йортта көнкүреш газы шартлап, янгын чыккан иде.

Янгын тиз арада сүндерелеп, 15 кеше мөстәкыйль рәвештә урамга чыккан, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тугыз кешене, шул исәптән бер баланы коткарган. Иң нык зыян күрүче — квартир хуҗасының улы — аның 80-90 процент тәне пешкән. Биредә яшәүчеләрне иртүк, вакытлыча 12 нче мәктәптә урнаштырып, иртәнге, төшке, кичке аш белән тәэмин иттеләр. Шушы ук мәктәп спортзалында зыян күрүчеләр шәхси әйберләрен, йортҗиһазларын сакларга калдырып тора алачаклар. Бераз соңрак, вакытлыча яшәр өчен «Кама» кунакханәсенең буш номерлары резервланган, өстәмә урыннар кирәк булса, мәсьәлә җирле хостеллар һәм профилакторийлар белән чишеләчәк. 

«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: вакыйгадан соң, шәһәрнең барлык сәнәгать предприятиеләре ярдәм күрсәтергә теләк белдерде. Ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт», — диде шәһәр башлыгы Рамил Муллин. 

Әйе, тиз арада янгын сүндерелде, тирә-ягы җыештырылып тәртипкә китерелде. Бу Түбән Камада махсус хезмәтләрнең тиз һәм оператив эшләвен тагын бер кат раслады. Шушы көннәрдә янгынның сәбәбе дә тикшерелеп, ачыкланыр. 

Тик мондый шартлауларның сәбәбе бер төрле кебек тоелмыймы сезгә? 2020 елда Сөембикә урамында газ шартлаган иде инде. Ул вакытта квартир хуҗасының газын өзгән булганнар һәм хуҗа үз белдеге белән генә газны тоташтырган. Ул моның өчен гомере белән түләде, шартлау нәтиҗәсендә үлде. 2021 елны һәм быел Чаллы шәһәрендә дә газ шартлады. Сәбәбе шул ук — өзелгән газны үз белдекләре белән тоташтыру. 25 июльдә булган фаҗиганең сәбәбен без җентекле тикшерү узганнан соң гына белербез, әмма бу фатирда газның өзелмәве кире какмаслык факт.

Әлеге исемлекне шактый дәвам итәргә була. Квартирларда булган бу очракларның күбесендә приборларның төзексезлеге түгел, ә кеше үзе гаепле. Булган хәлләрдән сабак алып, дөрес нәтиҗәләр ясарга вакыт җитмәдеме икән? Бурычлы кешеләрнең, акыл ягы сай булганнарның квартирларында газны, утны өзеп кенә фаҗигане булдырмый калу дөрес юл түгел. 

Әйе, ел саен контролерлар квартирлардагы газ плитәләрен тикшереп йөриләр һәм моның өчен шактый гына суммада акча да каералар. Бер танышымның газ шлангысы үзе белән бер яшьтәдер инде. Тикшерүче ханым ел саен аңа «газ торбаң искергән, алмаштырырга кирәк», — дип телдән кисәтү ясап китә дә, шуның белән шул. Аның ул сүзләре беркайда да теркәлми. Квартир хуҗасы да эленке-салынкы йөреп, тоташтыручы торбаны алыштырырга җыенмый. Аннан газ чыгып торып, шартлау булса — гаҗәпләнәсе түгел. Мондый битараф шәһәрдәшләр тагын да бардыр. Кемдер акчасын кызгана, кемнеңдер вакыты юк. 

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов әйтүенчә, сигезенче подъезд тулысынча торгызуны таләп итә. Төзекләндерү эшләре ай ярым барачак. Ул вакыт эчендә халык вакытлыча бирелгән торакларда яшәп торачак. 

Әлбәттә, тиешле органнар җентекләп тикшереп, нәтиҗәләр ясар. Тик кем дә булса мондый хәл башка кабатланмас дип әйтә аламы? e Фото ntr-24.ru. сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев