Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Рамил Муллин Ижау мәктәбендәге атышта һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклаша

Түбән Кама мэры Рамил Муллин Ижау мәктәбендә һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклаша.

Шәһәр һәм район башлыгы үз мөрәҗәгатен социаль челтәрләрдәге битендә калдырган.

«Бүген Ижевск кичергән югалту газапларын сүз белән генә җиткереп булмый.

Барлык түбәнкамалылар исеменнән һәлак булганнарның туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. Тормышта булган иң куркыныч югалту - балаларның үлеме. Аллаһы Тәгалә сезгә бу кайгыны җиңеп чыгарга ярдәм итсен!» – дип яза Рамиль Муллин.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 88 нче мәктәптә ату нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган, шуларның тугызы – балалар. Тагын 20 бала һәм өч олы кеше җәрәхәтләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев