Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Коткаручылар 19 яшьлек түбәнкамалының суда батып үлү сәбәпләре турында сөйләде

Фаҗига шимбә көнне кичен була.

19 яшьлек түбәнкамалының суга бату сәбәбе ачыкланган. Фаҗига шимбә көнне кичен була.

Егет дуслары белән яр буенда күңел ачып йөри. Инде караңгы булгач, ул су коенырга була. 

Озак вакыт судан чыкмагач, дуслары ашыгыч хезмәтләр чакырта. Караңгы булганлыктан, ул көнне һәлак булучының гәүдәсен таба алмыйлар. 

«Эзләүне иртән, тәүлекнең якты вакытында дәвам итәргә карар кабул ителде. Егетнең гәүдәсе ярдан 20 метр ераклыкта табылды. Исерек хәлдә булып, тәүлекнең караңгы вакытында су коенырга керүе фаҗигале нәтиҗәгә китерә», — дип сөйләде ГИМСның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Денис Иванов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев