Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Ике игезәк туган Ык елгасында баткан

Кызны әле дә эзлиләр.

Кичә Азнакай районының Күктәкә авылында көтү көткән вакытта су коенырга кереп, ике игезәк туган Ык елгасында бата. Зәрия белән Артурга әле быел гыйнварда гына 18 яшь тулган. Егетнең мәетен таптылар, кызны әле дә эзлиләр, дип яза «Ватаным Татарстан».

— Әниләре Әлфиягә дә, әтиләренә дә бик авыр. Аларның хәсрәтен әйтеп аңлатырлык түгел. Әлфия бик бетеренсә дә, аякта әле. Ә менә әтиләрен, бүген төнлә кан басымы югары күтәрелеп, «ашыгыч ярдәм» алып китте, — ди авылдашлары.

Бу гаилә Зәрия белән Артурны 2 яшендә тәрбиягә ала. Ике бала да бар эшкә өйрәнеп үсә. Зәрия бигрәк тә ачык күңелле була. Елмаеп кына тора. Алар, узган ел мәктәп тәмамлап, Лениногорскидагы бер техникумга укырга керәләр. Быел беренче курсны тәмамлаганнар.

— Әлфияләрнең үз уллары гаилә корды инде. Шушы көннәрдә Зәриянең никахы буласы иде. Артурның да йөргән кызы булган. Әтисеннән сорап, аны да никахка алып килергә теләгән. Шулкадәр тәртипле балалар иде. Суга төшеп юк булдылар, — ди авылдашлары.

Зәрия һәм Артур әниләренең сеңлесенең кызы Айсылу белән көтү көткән. «Суынып чыгабыз әле», — дигәннәр дә, суга сикергәннәр. И сөенешкән алар ул көнне! Шат булганнар. Чумалар да чыгалар дип көткән апалары. Тик чыкмаганнар. Кичә Артурның мәетен тапканнар. Зәрияне әле дә эзлиләр.

Без бу гаиләгә сабырлык телибез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев