Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Янгында зыян күргән түбәнкамалы реанимациядә вафат булган

Табиблар дүрт көн дәвамында пенсионерның тормышы өчен көрәшә.

Түбән Камада Менделеев урамындагы 4 нче йорттагы фатирда җитди янгын чыккан. Бу хакта Түбән Кама районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегенә сылтама белән республиканың бер массакүләм мәгълүмат чарасы хәбәр итә.

Йортта яшәүчеләр янгын сүндерүчеләр килгәнче утны үзләре сүндерергә тырыша, әмма фатирдагы төтен аркасында сулау авыр була. Шул ук сәбәптән алар зал идәнендә яткан 76 яшьлек хуҗабикәне дә чыгара алмаганнар.

Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны сүндерә. Олы яшьтәге пенсионерканың 90 процент тәне пешкән була, аны үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә шок хәлендә алып киләләр. Табиблар дүрт көн дәвамында пенсионерның тормышы өчен көрәшә, әмма аны коткарып кала алмыйлар.

Беренчел версия буенча, янгын сүнеп бетмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан дип фаразлана. Ут чыганагы балконда урнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев