Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

«ГАЗель» машинасы тукталыштагы кешеләр өстенә килеп кергән, бер кеше үлгән

Тагын ике кеше зыян күргән.

Казанның Идел буе районында кешеләр булган трамвай тукталышына барып кергән. Бу хакта авария шаһитларына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Авария Җиңү Проспекты белән Мәүлетов урамнары киселешендә, «Универсиада Авылы» трамвай тукталышында була.

Беренчел мәгълүматлар буенча, авария нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган. Тагын ике кеше зыян күргән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 5, 5а, 7 нче трамвай маршрутлары хәрәкәте вакытлыча туктатылды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли.

Фото: «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев