Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Газ шартлаудан зыян күргән 26 яшьлек түбәнкамалы хастаханәдә вафат булган

Аның 90 процент тәне пешкән була.

Вахитов проспектындагы 11 нче йортта көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән 26 яшьлек Түбән Кама кешесе хастаханәдә вафат булды.

Исегезгә төшерәбез, 25 июльдә иртәнге сәгать 5тә, көнкүреш газы чыгып тору сәбәпле, беренче каттагы фатир шартлый.

Бу вакытта яшь кеше өйдә берүзе була — ул балконда тәмәке тартып тора. Шартлау дулкыны аны урамга ыргыта. Түбәнкамалының 90 процент тәне пешә. Табиблар аның тормышы өчен көрәшәләр, ләкин җәрәхәтләр артык авыр була. Бер атнадан артык реанимациядә авыр хәлдә ятканнан соң, чәршәмбе, икенче августта ул вафат була, дип хәбәр иттеләр НТР 24 телеканалына Түбән Кама үзәк хастаханәсендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев