"Чистай - Түбән Кама" трассасындагы авариядә бер хатын һәм аның улы һәлак булган
Иртән, 3 май көнне, Кама Аланы бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте булган.
ЮХИДИ мәгълүматы буенча, якынча 9.15 сәгатьтә "Чистай - Түбән Кама" юлының 52 чакрымында ( Кама Аланын әйләнеп үтүче), башлангыч мәгълүматлар буенча, "Шевроле Лачетти" автомобилен йөртүче "встречка"га чыккан hәм "Скания" фурасы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Яр Чаллы шәһәреннән 42 яшьлек машина йөртүче ир-ат һәм аның 65 яшьлек анасы вафат булган.
Әлеге авариянең хәл-шартлары ачыклана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев