Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Чаллы-Түбән Кама трассасында авариядә ике кеше һәлак булган

Моннан тыш, ике шофер һәм кроссоверның тагын бер пассажиры төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.

Татарстанның Тукай районында үлем белән тәмамланган авария булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама һәм Чаллы арасында юл-транспорт һәлакәте 17 гыйнвар кичендә була, анда Suzuki Grand Vitara һәм Chevrolet Lacetti машиналары бәрелешә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Suzuki машинасын йөртүче каршы як полосага чыга һәм җиңел машинага бәрелә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә Suzuki автомобиленең 57 яшьлек пассажиры һәм Chevrolet машинасының 58 яшьлек пассажиры авария урынында вафат була. Моннан тыш, ике шофер һәм кроссоверның тагын бер пассажиры төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев