Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Боз кичүендә Татарстан фурасы суга баткан

Йөртүчесе һәлак булган.

7 гыйнварга каршы төндә Башкортостанның Агыйдел елгасы аша боз кичүендә Татарстаннан зур йөк машинасы боз астына төшеп киткән.

Фура руле артында Чаллыдан «Семьсот дорог» транспорт компаниясенең 62 яшьлек шофер-экспедиторы булган, дип хәбәр итә Башкортостан Республикасының дәүләт хезмәт инспекциясенең матбугат хезмәте. Ведомство бәхетсезлек очрагын тикшерә башлады.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, елга аша участок озынлыгы 520 метр тәшкил итә. Бозның калынлыгы 30 см, транспорт чараларының рөхсәт ителгән авырлыгы 3 тонна. 50 метр киңлектәге ике полоса бар.

Фото: Госкомитет РБ по ЧС

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев