Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Бер ир-ат 15 яшьлек үсмерне поезд астына этеп төшергән

Әлеге хәл Киевская метро станциясендә була.

Психик тайпылышы булган ир-ат 15 яшьлек яшүсмерне якынлашып килүче поезд алдына төртеп җибәргән. Бәхеткә, малай исән калган.

Мәскәү метросында бер ир-ат 15 яшьлек яшүсмерне рельсларга төртеп җибәргән.

9 мартта Мәскәү метросында коточкыч хәл килеп чыга. Бу хакта башкала прокуратурасы хәбәр итә.

Әлеге хәл Киевская метро станциясендә була. 61 яшьлек ир-ат 15 яшьлек яшүсмерне каршы килүче электропоезд астына төртеп җибәрә.
Бәхеткә, малай каты зыян күрмәгән аның тормышына, сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый. Хәзер ул табиблар күзәтүе астында.
Тикшерү комитеты Россия Җинаять кодексының «Үтерүгә омтылу» турындагы маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Беренчел мәгълүматлар буенча, яшүсмерне этеп җибәргән ир-ат элек берничә тапкыр хастаханәгә психиатрия ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.
Чыганак
Фото:freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев