Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

2023 елда Түбән Кама юлларында 20 кеше һәлак булган

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Ял көннәрендә Түбән Камада үлем белән тәмамланган өч авария теркәлә, аларда дүрт кеше һәлак була. Юл һәлакәтләренең һәрберсендә зур йөк машиналары катнаша.

Хәзер тикшерүчеләр авария сәбәпләрен ачыклый, ә шәһәр хакимияте юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттан тыш утырышын үткәрә.

Беренче юл-транспорт һәлакәте шимбә көнне, 16 декабрьдә, Чистай — Түбән Кама трассасында була. Анда ике йөк машинасы бәрелешә. Беренчел мәгълүматлар буенча, авариядә чүп ташучы машинаның шоферы гаепле. Һәлак булучыларның икесе дә шул машина кабинасында булган. Ә менә Scania машинасының 48 яшьлек йөртүчесе төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала.

Якшәмбе көнне тагын ике авария теркәлә. Аларда ике кеше һәлак була. Юл-транспорт һәлакәтләренең берсе видеорегистраторга эләгә. Чаллы — Түбән Кама автомобиль юлының 8 нче километрында җиңел машина һәм Scania йөк машинасы бәрелешә.

Икенче авария Түбән Каманың сәнәгать зонасында була. Анда берьюлы өч автомобиль — йөк машинасы һәм ике җиңел машина бәрелешә. Нәтиҗәдә бер кеше һәлак була.

Быел Түбән Кама юлларында 20 кеше һәлак булган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев