30 март 2020 яңалыклары
-
30 марттан ТР да барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
-
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән
Хәзер 13 татарстанлы COVID-19дан дәвалана. Бер кеше сәламәтләнде.
-
Түбәнкамалылар спектакльләрне онлайн карый алалар
Түбәнкамалылар өчен спектакльләрне онлайн-режимда күрсәтәчәкләр.
-
Татарстанда лицензия алган автобус хуҗалары саны биш тапкырга артты
Республикада пассажирларны утыртып йөртү өчен 1124 лицензия бирелде.
-
Түбән Кама башлыгы урынбасары: «балаларны өйдән чыгармагыз»
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина җитәкчеләрнең атналык планеркасында Түбән Кама әти-әниләрен балаларын игътибар белән күзәтергә һәм аларны өйдән чыгармаска чакырды.
-
Апрель аеннан больничныйларны исәпләүнең яңа тәртибе кулланылачак
РФ Хезмәт министрлыгы больничныйларны киләсе айдан ук яңача исәпләргә вәгъдә итә. Яңа тәртип ике миллионнан артык кешегә кагылачак.