29 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Авыр йөк машинасына 2 җиңел автомобиль бәрелгән
Кичен Менделеев урамында 21 яшьлек "Гранта" йөртүчесе каршы юлга чыгып "Скания" машинасына бәрелә. Гранта артыннан барган унлы автобиленең 18 яшьлек йөртүчесе идарә итүне югалтып алдагы ике машинага килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә "Гранта" пассажирлары зыян күрә: 21 яшьлек кызның борыны сынган, тагын бер ир-егеткә баш сөяге-ми селкенү диагнозы куелган.
-
“Кама таңнары” әдәби берләшмәсе Түбәнкамалыларга бүләк әзерли
Түбәнкамалылар өчен "Кама таңнары" әдәби берләшмә бүләк әзерли. Тиздән чыгачак әдәби альманахта җирле язучы һәм шагыйрьләрнең алтмыш әсәре урын алачак. Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә "Кама таңнары" әдәби берләшмәнең әгъзалары очрашуы узды. Ул Түбән Каманың 50 еллык юбилее кысаларында узды. Чарага шулай ук мәктәп укучылары да чакырулы иде. Сүз уңаеннан,...
-
Социаль иминият фонды махсус тикшерү уздырган
Социаль иминият фонды 2016 елда предприятиеләрдә бәхетсезлек очраклары буенча махсус тикшерү уздырган. Барлыгы 29 иминият очрагы ачыкланган, шуларның икесе - Танеко һәм Термостепс предприятиеләрендә. Әлеге эш буенча шәһәр җитәкчеләре киңәшмәсендә социаль иминият фонды мөдире хисап тотты. Планеркада шулай ук зыян күрүчеләрне комплекслы дәвалау, шул исәптән, аларны яңадан укыту проекты турында...
-
Автобуста йөрү кыйммәтләнә
Түбәнкамалылар автобуста йөрер өчен 22 сум түләячәк. 1нче гыйнвардан билет хакы 2 сумга артачак. Түбән Кама ПАТП генераль директоры Юрий Иванов белдерүенчә, бу дизель ягулыгына, запчастьларга һәм башка кирәк-яракларга бәяләр күтәрелү белән бәйле.