28 июнь 2017 яңалыклары
-
Тынычландыру җаен тапкан
Җәйге ялның берничә көнен генә булса да чит илдә үткәрү турында хыялланмаган кеше юктыр. Мин дә шулар исәбендә. Ел буе акчаны кысып җыя торгач, 4 йолдызлы гына булса да ял йортына путевка алырлык җыя алдым бит. Самолетта очудан куркуларны, чит тел белмичә адашып калмаммы икән, дигән борчуларым хакында язып тормыйм,...
-
Курыкмаска мөмкин
Domofond.ru порталы экспертлары бәяләгәнчә, Түбән Кама Россиянеӊ иӊ куркынычсыз шәһәрләре унлыгына кергән. Рейтингны билгеләүдә 260 меңгә якын кеше катнашкан. Аларның «Мин куркынычсыз районда яшим һәм төнлә өйгә кайтырга курыкмыйм» дигән сүзләр белән ни дәрәҗәдә килешүләрен 10 баллга кадәр бәяләргә кирәк булган. Яшәүчеләре фикере буенча, Грозный һәм Сочи калалары иң имин...
-
Вакытлыча кыенлыклар
Түбән Каманың 1нче һәм консультация-диагностика поликлиникаларында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: әлеге объектлар поликлиникаларны яңарту буенча республика программасына кертелгән. Капиталь ремонтка 200 миллион сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк. 1нче поликлиникада искене сүтү бара: эш бер үк вакытта берничә катта гөрли. Яңа дизайн, иркен коридорлар, уңайлы мебель һ.б. булачак, бинаның...
-
Үлемгә илтүче юл
(Әсәрдән өзек) Наркотикларның законсыз әйләнешенә күзәтчелек бүлеге тикшерүчесе Руслан Солтанов та тик ятмады бу көннәрдә, җаен туры китереп, шәһәр наркология диспансерына барып кайтты. Тикшерү эшенә ачыклык кертердәй мәгълүмат алырмын, бәлки, дип уйлаган иде. Бинасы ук шыксыз, төссез бу учреждениедә алкогольгә һәм наркотикларга бәйлелектән дәвалау үтәләр. Тормышның төпкеленә тәгәрәгән ке-шеләр үзләре...
-
Телевизор караганда туган уйлар
Мин «Татарстан-Яңа гасыр» каналыннан «Яңалыклар», «Татарлар», «Без тарихта эзлебез», «Таяну ноктасы», «Туган җир», «Әдәби хәзинә» кебек үземә ошаган тапшыруларны даими карыйм. Дөнья хәлләре белән дә танышмыйча булмый. Шуңа игътибар иттем: үзәк телевидение тапшыруларында, безнең Президентыбызны күрсәткән титрларда «Глава Республики Татарстан» дип кенә язалар, сөйләгәндә дә «глава» диләр. Гәрчә ул республикабызда...
-
Аерылыр чак җитте, дусларым...
24 июньдә Түбән Кама мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды. Быел 11нче сыйныфны 1107 укучы тәмамлады. 100дән артыгы алтын һәм көмеш медальләргә ия булды. Шәһәркүләм тантана һәм медальләр тапшыру Халык иҗаты йорты янында узды. Бәйрәмдә балалар гына түгел, ата-аналар, укытучылар да катнашып, бергәләп җырладылар. Елдагыча, чара укучыларның саубуллашу вальсы башкарулары, күккә күгәрченнәр...
-
Гает күңелләребезгә ямь өстәде
25 июньдә мөселман дөньясы Рамазан ае тәмамлануны бәйрәм итте. Тантаналы чаралар Түбән Камада да узды. Ураза тотып, намаз укып, садака биреп, күӊелләрне пакьландырырга ашыкканнар өчен бер ай үтте дә китте. Иртәнге сәгать 7дә үзәк мәчет янында шактый кеше җыелган иде. 8 сәгатьтә бәйрәм намазы башланды. Төнлә яӊгыр яву, көн болытлы...