27 март 2017 яңалыклары
-
Рия һәм ихласлык
Бел, әй угыл, гыйлем алудан максат - дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешүдер. Ләкин никадәр галим булсаң да, күңелеңнән начар холыкларны һәм яман эшләрне чыгарып, ул күңелне күркәм холыклар һәм матур эшләр берлә зиннәтләмәсәң, дөнья белән ахирәт бәхетенә ирешә алмассың. Чөнки күңел - падишаһ, ә барча әгъзалар буйсынучылар хөкемендә. Әгәр күңелең...
-
НТР Татарстан -24 каналына күчә
«НТР» телерадиокомпаниясе «ТВ-Центр» каналыннан тәүлек әйләнә мәгълүмат тапшыра торган «Татарстан-24» телеканалына күчәчәк. Бу 12 апрельгә билгеләнгән. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре алып барыла. Әлегә кадәр «Татарстан-24» телеканалын «Таттелеком», «МТС», «Эр-телеком» операторлары челтәрләренә тоташкан түбәнкамалылар гына карый ала иде. Ә карый алмаганнарга моның өчен бары телеканаллар исемлеген күзәтеп чыгарга яки «меню»га кереп,...
-
«Мин НТРны карыйм»
«НТР» телеканалының «Татарстан-24» республика каналына күчүе сәбәпле, Түбән Кама телерадиокомпаниясе мәктәп укучылары һәм студентлар өчен «Мин НТРны карыйм» дигән конкурс игълан итә. Конкурста мәктәп укучылары, студентлар, балалар сәнгать мәктәпләренә йөрүчеләр һәм башка өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары катнаша ала. Конкурска түбәндәге эшләр кабул ителә: - А4 форматындагы кәгазьгә теләсә нинди...
-
Безнекеләр Россиядә беренче!
«Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче Илшат Таһиров һәм Динар Әүхәдиев Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән зур җиңү яулап кайттылар. Анда узган ял көннәрендә 1999-2002 елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча Россия беренчелеге үткәрелде. Илнең унсигез төбәгеннән җыелган көрәшчеләр арасында, алдан ук көтелгәнчә, Татарстан вәкилләренә тиңнәр табылмады. Арада көчлерәк булып саналган Башкортстан,...
-
Яхшырагын тапмассыз!
Иң уңайлы микрорайоннан, яңа һәм барлык шартлар тудырылган, ә иң мөһиме, чагыштырмача кыйммәт булмаган бәядә квартир алырга теләгән түбәнамалыларга киңәшебез - Сезнең хыялыгыздагы квартир Химиклар проспектындагы 45 А йортта урнашкан. Әйләнә-тирәсе төзүчеләр тарафыннан бөтен нечкәлекләренә кадәр исәпкә алынып ямьләндерелгән һәм койма белән әйләндереп алынган, 10 катлы, ике секцияле зиннәтле кирпеч...
-
Эшмәкәрләр җыелачак
18 апрельдә шәһәребездә Кама аръягы төбәге эшмәкәрләренең I съезды булачак. Съездда Түбән Кама муниципаль районы һәм «Закамье» регион эшмәкәр-ләре, муниципаль һәм республика хакимият органнары вәкилләре катнашачак. Анда икътисадка кагылышлы мәсьәләләрдән инвестицияләр җәлеп итү, тармакара проектлар, авыл хуҗалыгында эшмәкәрлек һәм аны үстерү юллары турындагы мәсьәләләр каралачак. Шулай ук, районда кече һәм...
-
Экология җаваплылыгы өчен бүләк
«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте чираттагы мәртәбә экология өчен бүләккә лаек булды. Предприятие «Россия бизнес лидерлары: динамик һәм җаваплылык - 2016» конкурсы кысаларында «Экология җаваплылыгы өчен» номинациясендә җиңүче дип табылды. Җиңүчеләрне бүләкләү 13-17 мартта Мәскәүдә уздырылган Х Россия бизнесы атналыгы кысаларында үткәрелде. Бүләкләрне РСПП президенты Александр Шохин шәхсән үзе тапшырды. Форумда «ТАНЕКО»...
-
Акча санаганны ярата
Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәр Советының чираттан тыш сессияләре узды. Депутатлар район һәм шәһәр бюджетына кайбер төзәтмәләр керттеләр. Бу эш Астрахань шәһәрендә узачак Федераль сабантуйны үткәрү өчен рес-публика бюджетыннан күчерелгән 15 миллион сум күләмендә акча белән бәйле. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, 12-13 май көннәрендә Астраханьда...