27 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Сабыр итү кеше йөрәгенә – ачы, ә күңеленә авыр булса да…
Аллаһының биргәненә шөкер, еш кына зарланырга яратсак та, шактый мул дөньяда яшибез. Ашыйм дисәң - ризыгы, киим дисәң киеме шөкер итеп бетерә алмаслык. Шиксез, Кыямәт көнендә Раббыбыз каршына килеп баскач, Ул бездән татлы хәлвәләребез, муллыкларыбыз өчен генә түгел, эчкән гади суларыбыз өчен дә сорау алачак. Пәйгамбәребез: «Кыямәт көнендә, кешегә бирелгән...
-
Компьютерная помощь
Компьютерная помощь Тел:89377-666-01
-
Гаепләнүчеләр эскәмиясендә – телефон аша кешеләрне алдаучы аферист
Шәһәр судында түбәнкамалылардн схемасы бер үк: ир телефоннан шалтыратып, туганнарының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүләре һәм кичекмәстән акча кирәклеге турында хәбәр итә. Хөкем ителүче төрмәдә ничә елын уздырачак? Хөкемгә тартылучы ир-ат йөзен яшерә. Ә күптән түгел ул оялмыйча беркатлы хатын-кызларны алдап акчаларын үзләштерә. Казанда яшәүче 42 яшьлек ир аларга якыннарының авариягә эләгүләре...
-
Бурычлылар белән озак сөйләшеп тормаячаклар
Коммуналь хезмәтләре өчен әҗәтләре җыелганнарны электр утыннан аерып, канализацияләрен ябачаклар. Моның өчен бер тапкыр кисәтү дә җитә. Әлеге мәгълүматны алар гыйнвар аендагы квитанцияләрендә күрәчәкләр. Хәзер түбәнкамалыларның коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 350 миллион сумга якын җыелган. Күңелсез хәлләр килеп чыгуын теләмәсәгез- бурычларны ябарга кирәк.
-
Бәдрәфсез каласыгыз килмәсә...
Әгәр дә «квартплата» буенча бурычыгыз 10 мең сумнан артып китсә, бәдрәфегезгә агызу өчен килә торган суны томалап куярга мөмкиннәр. Коммуналь хезмәтләр өчен түбәнкмалыларның 334 млн. 413 мең сум бурычы җыелганын исәпкә алсаң, бу тармактагыларның андый адымга баруларын аңларга буладыр. Россия «Торак кодексы»на 2016 елның 3 июлендә кертелгән төзәтмәләр һәм өстәмәләр...
-
Электрга – ОДНны...
Шушы елның 1 гыйнварыннан башлап, гомум-йорт ихтыяҗына (ОДН) тотылган электр энергиясен идарәче компания үзе исәпли башлый. Бу, РФ «Торак кодексы»на кертелгән үзгәрешләр нигезендә эшләнә. Шулай итеп, гомумйорт ихтыяҗларына киткән чыгым, торак урынга хезмәт күрсәткән өчен идарәче компания ала торган түләү эченә утыртылырга тиеш. Күп квартирлы йортларда яшәүчеләргә китерелә торган «квартплата»...
-
Кечкенәдән күреп үскән
Казанда 1 февральдән 3енә кадәр WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләрнең «Яшь профессионаллар» республика чемпионаты булачагы турында язган идек инде. Анда юл хезмәткәрләре, коткаручылар, медиклар, ташчылар һәм башка эшче белгечлек осталары катнашачак. Беренчелекнең барлык биремнәре катлаулы җайланмалар һәм заманча эш кораллары белән эшләүнең гамәли күнекмәләренә бәйле. Һава транспорты буенча беренчлек ярышлары...
-
Кичәгә килегез!
3 февральдә Халык иҗаты йортында якташыбыз, күренекле шагыйрь, язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә багышланган «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәсе була. Татар әдәбияты һәм сәнгате вәкилләре, танылган җырчылар катнашачак әлеге кичәгә рәхим итегез!
-
Эшкә чакыралар
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе, тикшерүче буларак эшкә кабул итү өчен, белгечләр эзли. Әгәр дә сез армия хезмәте үткән һәм әле 35 яшегез тулмаган егет яки шул яшькә җитмәгән кыз булып, өстәвенә югары юридик белемгә дә ия икән, бу урын нәкъ менә сезнең өчен! Беренчедән, хезмәт хакыгыз аена 35-40 мең...
-
Чистартырга өлгермәсәләр
Явым-төшем күп булган алдагы көннәрдә, шактый урыннарда кар көртләре өелде. Бу хәл коммуналь хезмәттәгеләргә эш өстәде. Махсус техника иртәдән үк чыкса да, юлларны тиз генә чистартып бетерә алмады. Экологлар кар көртләрен өеп калдыручыларга каршы даими көрәш алып бара. Шәһәрдән кар чыгару өчен 13 махсус мәйданчык булдырылса да, кайбер оешмалар эшләрен...