26 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Юхиди инспекторлары ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре белән берлектә рейд оештырды
Максатлары - коткаручыларга юл бирмәүчеләрне ачыклау. ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, мондый рейдлар аена бер мәртәбә уздырыла. Кагыйдә бозучылар ачыкланмыйча калганы юк әле. Комиссия әгъзалары җәза бирәчәкләр: кагыйдәләрне бозучылар штрафка тартылачаклар яки бер айдан алып өч айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәкләр.
-
Чүп түгәргә генә чыксагыз да, ачкычыгызны алырга онытмагыз
Кечкенә балалары булган әта-аналарга коткаручылар шулай дип мөрәҗәгать итә. Шушы көннәрдә генә янгын сүндерүчеләргә әлеге очрак буенча 3 тапкыр чыгарга туры килә. Соңгысы Төзүчеләр проспектындагы 27 йортта була. Монда ике бала бикләнгеп кала. Бәхеткә барысы да уңышлы тәмамлана.
-
Яшүсмерләрнең интернет челтәре белән чиктән тыш мавыгулары аянычлы тәмамланырга мөмкин
Уен формасында оештырылган төркемнәр аларны үзләренә кул салуга этәрә. Әлеге адымга барырга 50 көн дә җитә. Шулай егетләр һәм кызларга төрле биремнәр бирелә. Гадәттә уен иртәнге һәм төнге сәгатьләргә туры килә. Әгәр дә сез балагызның тыелган төркемдә утыруын абайласагыз, кичекмәстән ышаныч телефонына шалтыратырга кирәк. Белгечләр дөрес адым ясарга ярдәм итәчәк.
-
Билгеләнгән судка килмичә, гараж белән мунчасына ут төртеп, үз-үзенә кул салырга теләгән
Бүген Афанас халкына чын мәгънәсендә коткару операциясендә катнашырга туры килә. Зур Афанас авылы халкы күргәннәреннән гаҗәпләнүен яшерә алмый. Ярты ел элек нәкъ менә шушы урында янгын чыга. Ул вакытта йорт тулысынча көлгә әверелә. Бүген ут эчендә гараж белән мунча кала. Иң гаҗәбе - вакыйга урынына килгән коткаручыларга эшләрен башкарырга җир...