24 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Илдус Гыйниятуллин ирекле көрәш буенча Европа Милләтләр Кубогында икенче урынны ала
Түбән Кама ирекле көрәшчесе Европа Милләтләре кубогында икенче урын җиңеп кайта. Россия җыелма командасында якташыбыз Илдус Гыйниятуллин чыгыш ясады. Аңа 70 килограмм авырлык үлчәвендә, 3 тапкыр көрәшергә туры килә. Аның көндәшләре Белоруссия, Польша һәм Грузия якларыннан була. Финалда Илдус Гиниятулин Грузия көрәшчесенә оттыра.
-
Түбәнкамалылар юллардагы бозлавыкка зарлануын дәвам итә
Бу атнада травматология бүлегенә 300дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе белдерүенчә, ишегалды җыештыручылары көн дә җәяүлеләр юлына ком-боз катнашмасы сибәләр. Тик һава шартлары көн дә эшкә төзәтмәләр кертә. Әлеге сорау буенча теләк-тәкъдимнәрегезне 072 хезмәтенә шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.