24 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Көнчелектән — пычакка
19 гыйнварда Химиклар урамындагы 1нче йортның бер квартирында 1983 елгы ирнең күкрәгенә пычак белән кадаганнар. Бертуганы белән үзенең хатыны янына килеп, бергәләп күңел ачып утырганда, бер ир килеп керә. Бер квартирда бергә тормасалар да, туганының хатыны янына чит-ят ирнең килүенә ачуы чыккан ир, "кунак"ка чыгып китәргә, башка бу тирәдә йөрмәскә...
-
Уратмалар җиңде
"Алмаш" ял базасында районыбызның авыл җирлекләре командалары арасында чаңгы ярышы үткәрелде. Ярышта һәркайсы ике ир-егеттән һәм бер хатын-кыздан торган тугыз команда катнашты. Ир-егетләр 5 километрлы дистанциядә узышты, ә хатын-кызлар өчен дистанция 3 километрлы иде. Нәтиҗәдә, Түбән Уратма авыл җирлеге чаңгычылары иң җитез булып чыкты. Икенче һәм өченче призлы урыннарда -...
-
Быел да тикшерәчәкләр
Түбән Кама табиблары узган ел районда халыкны гомуми диспансерлаштыруга йомгак ясадылар. Җитәкчеләрнең Советлар йортында уздырылган киңәшмәсендә Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Илнур Хәлфиев аның нәтиҗәләре белән таныштырды. 2013 елның 31 декабренә алынган мәгълүматлар буенча, муниципаль район территориясендә 29333 кеше диспансерлаштыруның беренче этабын тулысынча узган. Шуларның 11605е (39,6 проценты) -...
-
Яңа ысул белән
Торак-коммуналь хуҗалыгына бурычлылар белән яңача көрәшә башлаячаклар. Моңа кадәр квартплата түләмүчеләрнең утларын, суларын, газларын өзеп квартплата түләргә мәҗбүр итеп караганнар иде. Ә хәзер яңа ысул уйлап тапканнар, бу очракта бурычлары күп җыелган квартирларның канализацияләрен өзәчәкләр. Моның квартирларга керү мәҗбүри түгел, махсус җайланма кулланып йорт түбәсеннән шланга төшереп, тиешле квартирның гына...
-
«Йөрәгең түзмәячәк — баладан котылуга үләчәксең...»
25 яшьлек Лизаның һәм аның вакытыннан алда туган нарасыеның үлеме турындагы хәбәр бу яшь хатынның гаиләсен белгән һәркемне тетрәндерде. Әле генә кызларын соңгы юлга озаткан ата-ана берничә көннән оныкларын да җирләде... Табиблар һәрвакыт кисәтеп килгән - тумыштан сирәк очрый торган йөрәк чирле Лизага бала табарга ярамый, юкса, ахыры аянычлы тәмамланачак....