23 октябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларына күчү вакытын озайттылар
“Аналог”тан “цифрлы”га бөтенләй күчеп бетү 2019 елның 14-15 гыйнварында көтелә.
-
Татарстанда ремонтланган мәктәпләр һәм бакчалар саны 2018 ел ахырында меңгә җитәчәк
2018 елда республикада барлыгы 112 белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт эшләре башкарылачак.
-
«Россия лидерлары» бәйгесе җиңүчесе уңышның сере мотивациядә дип исәпли
Илнар Гыйрфанов фикеренчә, идарәчеләр конкурсы уңайлылык зонасыннан чыгып, үзеңне табарга мөмкинлек бирә.
-
Утның таралуына юл куелмады
Түбән Кама муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе штабыннан алынган мәгълүмат буенча, узган атнаның шимбәсендә Түбән Кама бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең дежур бүлегенә Прости авылы янында резинтехник эшләнмәләр чүплеге яну турында хәбәр килеп ирешә.
-
Көтеп алынган вакыйга
Корабельная урамындагы 10 катлы 54 нче йорт төзелеп, файдалануга тапшырылды. Ул 4500 квадрат метр мәйданны били. Шушы көннәрдә биредә яшәячәк 80 гаиләгә квартир ачкычлары бирелгән.
-
Хәрби хезмәткә әзер
Түбән Камада «Иң яхшы хәрби машина йөртүче – 2018» бәйгесе узды. ДОСААФ автомәктәбендә үткән чарада республиканың 12 районыннан хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр катнашты.
-
Ошатмаучылар күбрәк
Республиканың белем бирү йортларында туклану мәсьәләләре буенча үткәрелгән «кайнар линия» белгечләренә 76 сорау бирелгән, шуларның 10сы – Түбән Камадан.
-
Кабул итү
25 октябрьдә 15.00-17.00 сәгатьтә Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә районара салым хезмәте инспекциясе вәкилләре халык сорауларына җавап бирәчәк.
-
Өлгермәгән булсагыз
Түбән Кама хатын-кызларына бушлай маммография үткәрү дәвам итә.
-
Рөхсәтсез булмый
Хәзер бакчаларда шәхси торак һәм бакча йортлары төзү өчен, гражданнарга җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Якты эз калдырган оешма
Шәһәр музеенда комсомолның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.
-
Иң яхшы солдат
Түбәнкамалы Вадим Струминский Мәскәүнең 154 нче аерым комендант Преображенский полкының иң яхшы солдаты дип игълан ителгән. Хәрби бурычын үтәгән егетләр белән саубуллашу тантанасы Билгесез Солдат каберендә узган.
-
Түләүләр көтелми
«Әнием лаеклы ялда, өлкән яшьтәге кеше. Күптән түгел аның телефонына бер хатын шалтыратып, Пенсия фондыннан 720 сум түләячәкләрен әйтә. Әмма моның өчен 1 ноябрьгә кадәр фондның үзенә барып гариза язарга кирәк икән. Бу дөресме? Вәсимә.»
-
Алар бүген дә сафта
Юбилейлары уңаеннан, Түбән Каманың танылган спорт ветераннарын «Шинник» спорт комплексына чакырып котлау инде матур традициягә әйләнде. Шушы көннәрдә биредәге Спорт даны музеенда чираттагы тантана узды.
-
Ни өчен үтәбез?
Хәзер медицина тикшерүен кемнәр, кайсы вакытта һәм ничек үтәргә тиешлеге турында күп язалар. Анысы турында артык сүз кузгатып тормыйм. Мине башкасы борчый.