23 июнь 2017 яңалыклары
-
Аллаһы могҗизасы
Гадәти бер көн. Юлда бер ир бара. Ул мизгелләр эчендә тормышына таудай ишеләчәк кайгыдан, озын-озак утыз елга үзенең караңгылыкка чумачагыннан әле бихәбәрдар. Күңеле тәмле ризык исе таралган өенә, үзен сагынып көтә торган хатыны янына ашкына. Шулчак ул юлда бер бала өстенә авыр йөк төшкәнен күреп ала һәм шул якка ыргыла....
-
Ифтарларда
Казанның Теннис академиясендә уздырылган V республикакүләм ифтарның безнекеләр өчен иң дулкынландыргыч һәм иң шатлыклы мизгелләре, мөгаен, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Җәлил хәзрәт Фазлыев белән беррәттән, Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның халыкка вәгазь сөйләве булгандыр. Бу ифтарлар тарихында Түбән Кама хәзрәтләренең беренче мәртәбә дистәләрчә мең мөселман җыелган олы ифтарда чыгыш ясавы иде. Ул...
-
Нур мәчетендә лагерь
3-12 июльдә, һәркөнне, 9-14 сәгатьтә «Нур» мәчетендә кызлар өчен әхлак лагере эшли. Путевка бәясе - 2500 сум. Тел.: 8-937-776-66-01.
-
Намаз укудагы кайбер хата-кимчелекләр
Аллаһы Тәгаләнең безгә бүләк иткән нигъ-мәтләренең берсе - Аның каршына басып намаз укуыбыз. Әлбәттә, намаз гыйбадәте бән-дәләргә йөкләнгән иң зур бурычларның берсе булып тора. Җир өстенә килгән һәр пәйгамбәр кешелекне, иң элек, шәһадәт кәлимәсенә -тәүхидкә чакырса, аннан соң намаз торгызырга өндәгән. Намазсыз җир өстенә бер пәйгамбәр дә килмәгән, бер шәригать...
-
Тәравихны – Әямеддин белән
Таҗик егете, Коръән хафиз Әямеддин Фәхреддинов Рамазан аенда икенче елын инде Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә тәравих намазы укытты. Бүгенге әңгәмәбез - мөселман дөньясында танылган хафиз Әямеддин белән.. - Тәравих намазына килүчеләр синең Коръәнне яттан сөйләвеңә гаҗәпләнә. - Өч-дүрт яшемдә әтием Корбан Али үзе белән мәчеткә йөртә башлады, гарәп алфавитын...