21 декабрь 2016 яңалыклары
-
Түбән Камада Татарстан чемпионы Гөлнара Рәшитованы искә алдылар
Бакый Урманче исемендәге 2 нче татар гимназиясендә аның истәлегенә багышланган шахмат турниры узды. Быел ул өченче тапкыр үткәрелде. Җиңүчеләрдән тыш, чарада иң яшь һәм иң тәҗрибәле шахматчыларны билгеләделәр.
-
1 нче номерлы төзәтү-дәвалау колониясенә 14 симкарта, телефон, кертергә теләүче ир-ат шартлы рәвештә ел ярымга хөкем ителә
Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, ир-ат төзәтү учреждениясенең янгын сүндерү бүлегендә машина йөртүче булып эшли. Җинаятькә тартылучы аңа тыелган техник җайланмаларны кертү үтенече белән чыга. Ир-атны куркынчсызлык хезмәте кулга ала. Хәзер ул эшеннән куылган.
-
Түбән Камада ИГИЛ – Россиядә тыелган террорчылык оешмасы тарафдарына карата суд карары чыгарылды
Тикшерү комитеты ачыклаганча, ир-егет Сириядәге сугышларда катнашкан Бүген ул 3 ел да 10 айга җинаять җаваплылыгына тартыла. Шуның бер елын гомум режим колониясендә үткәрәчәк. Әйтергә кирәк, Түбән Камада мондый суд утырышы беренче тапкыр үтте, тик соңгысы түгел.