21 ноябрь 2016 яңалыклары
-
“Нефтехимик” хоккейчылары Себерга китте
КХЛ Чемпионатының күчмә уеннар сериясендә "химик"лар өч уен уткәрәчәк. "Нефтехимик"ның беренче уены 22 ноябрьдә Новокузнецк шәһәрендә Металлург командасы каршы узачак. 24 ноябрьдә Омск, 26 ноябрьдә Новосибирск шәһәрләрендә "Авангард" һәм "Сибирь" командалары белән үтәчәк.
-
Шәһәребезнең ике мәктәбендә балаларда бет тапканнар
Түбән Каманың 12нче һәм 13нче мәктәпләрендә педикулез очраклары теркәлгән, башкача әйткәндә, балаларда бет тапканнар. Аңлатманы Роспотребнадзор җитәкчесе Рөстәм Изиятуллин бирде. Аның сүзләренә караганда, 13нче мәктәптә педикулезның - 5, 12нче мәктәптә 28 очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта чарасы күрелгән һәм нәтиҗәләр ясалган, медицина хезмәткәрләре белән әңгәмә уздырылган.
-
Түбәнкамалыны хокук сакчылары кыйнаган
Зыян күрүче Илдар Камалиев әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре өенә килеп, аны дежур частенә алып китәләр. Берничә сәгать җазалаганнан соң, кеше кыйнадым дигән беркетмәгә имзасын куйдыралар. Артыннан килеп җиткән хатыны ирен хастаханәгә алып китә. Шунда ук җәрәхәтләрен фотога да төшерә. Адвокаты әйтүенчә, сорату кәгазе тапшырылуына карамастан, эчке эшләр идарәсендәге видеокамера язмалары һаман...
-
Интернет челтәрендә яңа татар тапшыруы үз эшен башлап җибәрә
Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы "Юк-бар" YouTube каналында яңа "Әллә нәрсә ди шунда…" тапшыруын башлап җибәргән. "Төркемебездә яңа вакыйгалар, кызыклы мәзәкләр, яңа шәхесләр белән таныша аласыз. Моннан тыш, безнең конкурсларда катнашып бүләкләр алу мөмкинлеге дә бар", - ди оештыручылар. Тапшыруның максаты татар телен үстерү, аны саклау.
-
Казанда беренче татар кафесы ачылачак
Казанда «Түбәтәй» беренче татар кафесы ачылачак. Моңа кадәр ул киоск форматында эшләгән. Кафе 50 урынга исәпләнә. Татар милли ашамлыклар кафега килүчеләр алдында әзерләнәчәк. Аларга берничә вариантта заказ ясарга мөмкин булачак. Килүчеләр шулай ук үз вариантларын тәкъдим итә алачаклар.
-
150 меңенче булып туган сабый гаиләсенә квартир бүләк иттеләр
Әлеге бәйрәм узган ялларда Йола тантаналары йортында үтте. Галиевлар гаиләсенә бер бүлмәле фатирдан ачкыч тапшырдылар. Данияр Галиев 28 октябрьдә дөньяга килә. Әти-әнисе «Түбән Кама нефтехим» предприятиясендә эшлиләр. Әнисе - келәтче, әтисе - участок мастеры. Йола тантаналары йортында Халыкара балалар көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә тагын 19 гаилә чакырулы иде. Шәһәр хакимияте...
-
Түбән Камада ашыгыч рәвештә очкыч җиргә утыра
Түбән Каманың Бигеш аэропортында ашыгыч рәвештә очкыч җиргә утыра. Ачыкланганча, Түбән Кама- Шереметьево маршруты белән кузгалган лайнер командиры җитешсезлекне вакытында күреп алып, кире әйләнеп кайтырга карар итә. Беренчел фараз буенча, очкычның алдагы шассие тулысынча ябылып бетмәгән була. «Аэрофлот» авиакомпаниясе самолеты эчендә 64 пассажир һәм экипажның 5 әгъзасы була. Бәхеткә, зыян...
-
Мәскәүдә Табиевка һәйкәл ачканнар
19 ноябрдә Мәскәү шәһәрендә Фикърәт Табиевка һәйкәл ачканнар. КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаренең һйкәл ачу тантанасында Татарстаннан Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация катнашты. Татарстанның делегация составында Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин да бар иде. Һәйкәлне Фикърәт Табиев җирләнгән Даниловское зиратында ачтылар. Табиев 87 яшендә, 2015нче елның июнь аенда...