20 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Ояты ни тора!
Минзәки, кичтән үк: - Иртәгә шәһәргә барам, керәсе җирләрем күп, көнендә әйләнеп булмас, ахры, - дип, хатынын кисәтеп куйды. Иртән ирен юлга әзерләгәндә, Бибигайшә: - Кунарга кемнәргә керәсең? - дип сорады. Минзәкидә бу сорау зур гаҗәпсенү тудырды. - Син бигрәк инде, - диде ул, үпкәләгән кыяфәт белән. - Керер кешең...
-
Изгелек җирдә ятмый, диләр...
Беркөн әбиләргә ифтарга бардык. Аштан соң, бездәге гадәт буенча, халык садака таратырга кереште. Үзара акча, кулъяулык алмашуда катнашмаган кеше арабызда юктыр да - «мәҗлестә хәер өләшү» күренешен күз алдына китерәсез инде. Шулай, кухняда савыт-саба җыештырып маташа идем, бермәл янымда абыем пәйда булды һәм миңа ун сумлык тимер акча сузды -...
-
Боксчылар уңышы
Шәһәребезнең Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнү-челәр Чистайга, бокс буенча Татарстан чемпионатына барып кайтты. Николай Гырнец 52 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә беренче урынны яулады, бу исә аңа сентябрь аенда Тольятти шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы чемпионатында Татарстан җыелма командасында чыгыш ясау мөмкинлеге бирә. Егетнең бу уңышында тренеры Илдар...
-
Әле ярый, исән калган
Химиклар урамындагы 17нче йортта яшәүче 12 яшьлек малай, тәрәзәдән кычкырып, узып баручылардан ярдәм сораган. Малайның әти-әнисе эшкә киткәч, балалары урамга чыгып йөрмәсен өчен, аны бер үзен квартирда бикләп калдырганнар. Бу көнне малайның кинәт кенә хәле начарайган: ул ютәлли башлаган, тыны кысылган. Малай тәрәзәдән кычкырып, узып баручылардан ярдәм сорарга тотынган. Бер...
-
Хурлык тактасына
Түбән Кама халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 180 миллион сумнан арткан. Бурычлыларның күпчелеге - эшли торган, түләү мөмкинлеге булган кешеләр (хәер, эшсез яту да аклану өчен сәбәп түгел, чөнки ялкау булмаганнарга шәһәрдә эш җитәрлек). Инде менә андыйларга каршы көрәшүнең яңа ысулын уйлап тапканнар. Шәһәрдәге үзәк урамнарның берсендә «Хурлык аллеясе» булдыру,...
-
Авылда рәхәт ул, ял итәргә генә кайтсаң...
Җәйнең кызу чагы иде. Шәһәр стеналарыннан, юлдагы кызып эри башлаган асфальттан бөркелгән кайнар һаваны сулап, ашыга-ашыга барганда, ике хатын-кызның сөйләшүе колакка чалынды. «И-и, әйтмә дә инде. Бик авыр шәһәрдә яшәве. Акчаны җиткереп булмый. Сөт тә алган юк бу арада. Әнә, ичмасам, авыл халкы итен-каймагын ашап, рәхәтләнеп ята табигать кочагында». Янында...