20 апрель 2020 яңалыклары
-
Табиблар Covid-19дан дәваланган татарстанлыларны плазма тапшырырга чакыра
Коронавирус белән авыручыларны вирустан сәламәтләнгән пациентларның плазмасы белән дәвалау методы Кытайда нәтиҗәле дип табылды.
-
Сугыш техникасы – дәхшәтле көч!
Бөек Җиңү бәйрәме якынлаша. Бу уңайдан телевизордан сугышка багышланган төрле кинофильмнар күрсәтелә. Аларда шул чорның сугыш техникасын да еш күрергә мөмкин. Күпләрне, бигрәк тә яшь егетләрне, сугыш техникасы аеруча кызыксындырадыр, мөгаен. Бу язмамда мин шуларның берсе – гыйнвар аенда Түбән Камада Җиңү монументы янында узган хәрби реконструкциядә катнашкан бронемашина турында язмакчы булам.
-
20 апрельдән 1 сентябрьгә кадәр Түбән Кама һәм Тукай районнарында автомобиль юллары ябылачак
Түбән Камада “Зәй – Сухрау”, Тукай районында “Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” трассасындагы юл участоклары ябылачак. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Түбән Камада ветераннарны Җиңү көне белән котлаячаклар
Быел Бөек Җиңү парадын күчерергә карар кылганнар. Аны елдагыча 9 майда түгел, ә башка вакытта үткәрәчәкләр.
-
Әсәрләре мавыктыргыч
Язучы Роза Хафизова – яшьләргә, өлкәннәргә атап язган популяр проза әсәрләре белән укучылар арасында киң танылган әдибә.
-
Татарстанда кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында маска киеп йөрү мәҗбүри
20 апрельдән битлексез йөрү тыела.
-
Түбән Кама районында коронавирусның яңа 5 очрагы ачыкланды
Татарстан Республикасында коронавирус йогышының 39 яңа очрагы расланган.
-
Олег Морозов Конституциягә төзәтмәләр турында фикерен белдерде
Яңартылган Төп закон дәүләтнең социаль йөкләмәләрен берсүзсез үтәүне тәэмин итәчәк.
-
Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәгендә туу турында таныклыкны һәм сабый полисын рәсмиләштерергә мөмкин
Шәһәрнең перинаталь үзәгендә бала туу таныклыгы гына түгел, медицина полисы да алырга мөмкин.
-
Дүшәмбедән Түбән Камада сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре шәһәр урамнарын патрульлек итә башлый
Бүгенге көннән башлап, Түбән Кама урамнарын «Татнефть» һәм ТАИФ предприятиеләренең куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре патрульлек итүгә керешәчәк. Бу хакта "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин хәбәр итте.
-
Чәчтарашханәдә булу өчен, түбәнкамалыларга пропускны ничек рәсмиләштерергә
20 апрельдән Түбәнкамалылар чәчтарашханәләргә йөри алачак.