19 март 2020 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының 10 еллыгына багышланган күргәзмә ачылышында катнашты
Бүген «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музееның «Манеж» күргәзмә залында Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды төзелүнең 10 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.
-
Иң яхшы коткаручылар Миңнехановтан Татарстан Президенты сайлауларында катнашуны сорады
Татарстан Хөкүмәте Йортында янгын сүндерү-коткару спорты буенча Татарстан җыелма командасын хөрмәтләделәр.
-
Түбәнкамалылар "Җир Сәгате» акциясендә фонарьлар белән йөгерәчәк
Түбән Камада бу уңайдан "Гаилә" паркында фонарьлар тотып йөгерү акциясе дә оештыралар һәм шәһәр халкын кушылырга чакыралар.
-
Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучыларының дистанцион белем алуга әзерлеген тикшерде
Татарстан мәктәпләрендә Яндекс һәм Саклык банкы онлайн-платформаларында укуны сыный башладылар.
-
Корнорнавирус турындагы фейклар өчен Приамурьеда яшәүче хатынны хөкем итәчәкләр
Интернет аша хатын-кыз төбәк территориясендә Covid-19 вирусы белән авыручылар турында ялган мәгълүмат тараткан.
-
Түбән Камада үзмәшгуль булып теркәлүчеләр төбәк казнасына 6,6 миллион сум акча керткән
Шәһәрдә үзмәшгуль булып теркәлүчеләр Татарстан бюджетына 6 миллион сумнан артык салым күчергән, шуның 1,9 миллионы җирле казнага.
-
Түбән Кама ГХАТ идарәсе яшь парларны купшы туйлар уздырудан баш тартырга сорый
Түбән Кама яшь парларына купшы туйлар үткәрүдән баш тартырга һәм күп санда кунаклардан тыелырга киңәш итәләр. Мөрәҗәгать Instagramның рәсми битендә урнаштырылган.
-
Бариев: Конституциягә төзәтмәләр рухи принциплар һәм үсештәге өстенлекне билгеләячәк
Депутат илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын саклауны Төп закондагы мөһим төзәтмәләр буларак билгеләп үтте.
-
Түбән Камада яшәүчеләр кайнар линиягә шалтыратып товарларның юклыгына яки артуына зарлана алалар
Коронавирус чире аркасында түбәнкамалылар беренче чиратта кирәкле товарларны күпләп сатып ала башлады. Кешеләр карабодай, макарон, консервлар, тоз, көнбагыш мае, бәдрәф кәгазе белән запаслана.
-
Түбән Камада рецидивистны хөкем итәчәкләр
Түбән Камада талауда гаепләнүче 53 яшьлек рецидивистка карата суд эше каралачак. Бу хакта Түбән Кама шәһәре прокуратурасы хәбәр итә.