18 апрель 2012 яңалыклары
-
Якташларын чакыралар
Түбән Камадагы Актаныш якташлык җәмгыяте үзләренең якташларын 18 апрельдә 18 сәгатьтә «Илһам» татар эстрада үзәге бинасында булачак утырышка чакыра. Утырыш Актаныштагы танылган «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбленең тиздән Түбән Кама сәхнәсендә куелачак концертына әзерлек һ.б. мәсьәләләргә багышлана, дип хәбәр итә шәһәребездәге Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчелеге.
-
Бер көндә – ике сессия
20 апрельдә Советлар йортының кече залында сәгать 9да - шәһәр, ә сәгать 10да муниципаль район советы сессияләре була. Депутатлар шәһәр советы сессиясендә - Түбән Кама шәһәренең 2011 ел бюджеты үтәлеше, «Водоканал» предприятиесе эшчәнлеге, депутат статусы турындагы һ.б. мәсьәләләрне; ә муниципаль районныкында 2011 ел бюджеты үтәлеше, авыллардагы гаилә фермалары, контроль-хисап палатасы,...
-
Кадетлар да иң яхшы
Түбән Кама кадетлар интернат-мәктәбе командасы, Татарстан исеменнән, Мәскәүгә - кадетларның Бөтенрос-сия ярышына барып кайтты. Анда Россиянең 27 төбәгеннән 33 команда катнашкан. Түбән Кама кадетлары башлангыч хәрби әзерлек һәм спорт ярышларында, шулай ук, интеллектуаль конкурста да иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, ил күләмендә беренче урынны яулаганнар.
-
Фестивальдә җиңү яулап
Түбән Каманың сәнгать коллективлары Әлмәт шәһәрендә уздырылган республика балалар иҗаты фестиваленнән зур уңышка ирешеп кайттылар. «Татнефть» компаниясенең «Рухият» фонды тарафыннан оештырылган әлеге фестивальдә «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле иң зур бүләккә - «Гран-при»га лаек булды. Шәһәребезнең «Нәүрүз» һәм «Второе дыхание», шулай ук, Кама Аланының «Калейдоскоп» хореография коллективлары да призлы урыннар...
-
Кашык ашаганда кирәк
Күптән түгел шәһәребезгә республика сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов килеп, бездәге медицина белән танышты. Түбән Кама үзәк дәваханәсе баш табибы В.Овчинников утырышта сөйләгәнчә, соңгы берничә елда бездә сәламәтлек саклау тармагы шактый камилләшкән, шәһәргә 66 яшь табиб эшкә килгән. Былтыр амбулатор хирургия үзәге ачылган, ерактан электрокардиограмма тапшыру системасы ныклап эшләп киткән. Балалар...
-
Бүре баласын бүреккә салсаң да...
Бер мәртәбә җинаять юлына баскан кешенең туг-ры юлга әйләнеп кайтуы икеле. Менә 30 яшьлек бер түбәнкамалы да, караклык өчен Киров өлкәсендә дүрт ел утырып чыккач, туган шәһәренә кире кайтып җинаятьләр кылуын дәвам иткән. Ул «Нефтехимик» бакчачылык ширкәтендәге бер йортның йозагын ватып кереп, эретеп ябыштыру аппараты, тузан суырткыч, музыкаль үзәк һәм...
-
Бәрдереп качкан
11 апрельдә иртәнге сәгать сигезенче яртыда Спортивная урамындагы 19нчы йорт каршында рулендә 28 яшьлек адәм утырган «ВАЗ-21140» юл аша тиешле урында чыгучы 12 яшьлек малайны бәрдергән. «XXI век» таксиенда эшләүче ул адәм ГАИ инспекторларын, «ашыгыч ярдәм» табибларын чакыртып тормыйча, вакыйга урыныннан качып киткән. Әмма бу хәлне күреп калучылар да булган....
-
Төрмәгә алмашка – «алтын беләзек»?
Безнең республикада да ике айдан алып дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән җинаятьчеләрне рәшәткә артына япмыйча, уң аякларына электрон күзәткеч беләзекләр кигезеп, шул рәвешле күзәтеп тору мөмкинлеге булдырылды. Кыскасы, җинаятьчеләр җәзалау срогын иректә тутырачак. Бу яңалык колонияләр эшен бераз булса да киметер, киләчәктә исә рецидивлар санын азайтырга булышыр, дип фаразлана....
-
Азгын нәфесеңне тыймасаң...
- Балигъ булмаган балалар белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен җәза катгыйланачак, - дип белдерде прокурор ярдәмчесе Айрат Бикмурзин. Ни кызганыч, Түбән Камада да балигъ булмаганнар белән җенси мөнәсәбәткә керү очраклары юк түгел. Узган елны Җинаятьләр Кодексының 134нче стать-ясы нигезендә, сигез адәм актыгы хөкем ителгән, шуларның алтысы - Түбән Камада, икесе...