17 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Татар дәүләт курчак театры шәһәребездә кунакта
Түбән Камага "Әкият" Татар дәүләт курчак театры килде. Һәм нибары бер генә көнгә. Шуңа күрә бу спектакльне караган балаларны бәхетлеләр дип әйтеп була. Казаннан бар дөньяда танылган театр артистларының уйнауларын күрү - үзе бер бәхет ул. Спектакль исә Г. Тукайның "Су анасы" поэмасы буенча куелды. Театр артистлары Түбән Каманы яхшы...
-
Астанада беренче «Шигъри сабантуй» татар шигърияте кичәсе узган
Астанада беренче «Шигъри сабантуй» татар шигърияте кичәсе узган. Чәй табыны итеп үткән чарада төрле буын вәкилләре татар әдәбияты классиклары Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Равил Бохараев, Ибраһим Сәлахов әсәрләреннән өзекләр укыганнар. Халкыбыз гимнына әверелгән «туган тел» җырын башкарганда хәтта башка халык вәкилләре дә җырга кушылган. Астаналылар мондый кичәләрне ешрак уздырырга кирәк...
-
Тукай районы Вьетнамнан кунакларны кабул итте
КамАЗ заводына эшлекле сәфәр белән Вьетнамнан килгән белгечләр музейдагы экспонтлар белән, татар халкының җыр-биюләре белән дә таныштылар. Кунакларны шулай итеп Тукай районы Иске Абдул авылында урнашкан "Гиндукуш" иҗтимагый-патриот музее кабул итте. Авыл клубында оешкан «Асылъяр» ансамбленең җырлары да вьетнамлыларны әсир иткән. Алар кунаклар китабында җылы тәэсирлэре турында язып калдырганнар.
-
Шәһәребездә шугалаклар ачыла башлады
Беренче салкыннар җитү һәм кар ява башлау белән балалар түземсезләнеп чанада, чаңгыда һәм тимераякта шуу вакытын көтте. Һәм, ниһаять, шәһәрдә шугалаклар ачыла башлады. Хәзерге вакытта алар "Шинниклар" спорт сарае янында һәм "Нефтехимиклар" паркында эшли. Биредә вакытлыча куллануга тимераяклар алып торырга мөмкин, шулайк ук аларны үткенләү урыны, гардероб бар. Кичен исә...