17 октябрь 2014 яңалыклары
-
Булмый инде, булмагач...
И-и, Хәбирә, булмады инде, булмады авылда яшәп ул бәхет дигәннәре. Монда гаеп миндә түгел, барысы да шул ирләрнең әшәкелеге аркасында. Хәзер, күпмедер яшәгәч, уйлап-уйлап куям, ул ирләрнең иң кабәхәтләре миңа эләккән икән. Кайбер хатын-кыз дүртәр тапкыр кияүгә чыга, һәм дүртесендә дә бәхетле була. Мин үзем өч мәртәбә чыгып, бер юньлесе...
-
Һәркемнең – үз бәйрәме
Соңгы елларда календарьда «гражданский»ларның гына түгел, хәрбиләрнең дә социализм чорында аерым билгеләп үтелмәгән яңа һөнәри бәйрәмнәре барлыкка килде. Октябрь аенда гына да алар берничә. 4 октябрь әле 2001 елда гына оештырылган (дөресрәге, Стратегик максаттагы ракета гаскәрләреннән аерып чыгарылган) Космик гаскәрләр көне иде. Шул ук 4 октябрьдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының...
-
Күпне күргән ветеран
90 яшьлек ветеран белән очрашуга баргач, аның әле бүген дә егетләр кебек булуын күреп сокландым. Хәтере бик яхшы. Үзе узган сугышны гына түгел, аннан алдагы тарихны да яхшы белә. Беренче бөтендөнья, гражданнар сугышлары турында шактый мәгълүматлы, хәзерге мәктәп укучыларына караганда күпкә белемлерәк. Ул Колмакчы авылында туып-үскән, бүген дә шунда яши....
-
Чечен егетләре дә хезмәт итәчәк
1 октябрьдән Россия Кораллы көчләренә көзге чакыру башланды. Аның үзенчәлекләре турында матбугатта инде язылганнарны биредә кабатлап тормыйбыз. Бу юлы бездә әле күпләр белмәгән бер яңалыкны гына хәбәр итәбез: шушы көздән башлап, Россия армиясенә чечен егетләрен дә алачаклар. Октябрьнең беренче атнасында, Татарстан делегациясе белән, Краснодар краенда уздырылган Бөтенроссия журналистлар фестивалендә катнашырга...
-
Рәхимычның да эзе бар
Түбән Каманың танылган спорт ветераннарыннан берсе, классик көрәш буенча СССРның спорт остасы Альберт Садыйковка 16 октябрьдә 65 яшь тулды. Кичә аны заманында үзе тренер булып эшләгән «Шинник» спорт комплексында зурлап юбилее белән котладылар. Чистайда туып-үскән, 6 яшеннән әтисез калган малайның тормышта югалмавында, нык ихтыярлы, көчле егет булып үсүендә беренче тренеры...
-
Яңалыклар
«Кышкы вакыт» җитә Мөгаен, инде ишеткән-сездер: октябрьнең соңгы якшәмбесендә «кышкы вакыт»ка күчәсе була. 26 октябрьгә каршы төндә вакыт бер сәгатькә артка күчерелә. Кем әйтмешли, йокыдан бер сәгать соңрак тора башлыйбыз. Бу вакыт инде мәңге үзгәрешсез кала, ягъни, «җәйге вакыт»ка күчү булмый, диләр (киләчәктә берәр яңа зур түрә, эш күрсәтеп, яңадан...