17 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Көн яңалыгы
Дүшәмбедән Түбән Камада җылылык бирү сезоны ачылды. Тик әлегә балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә генә җылылык биреләчәк. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Санков «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр итте. Ә торак йортларга җылы бирү урамда һава температурасы биш тәүлек дәвамында сигез градустан түбән булганда, һәм 1 ок-тябрьдән дә соңга калмый биреләчәк. Бу якынча 20 сентябрьдән соң гына булыр дип фаразлана.
-
иделгә таянма икән
Рәйсә кебек сабыр, тыныч холыклы татар әбиләрен үз итәләр картлар йортында. Югына-барына бәйләнми, ты-ныч кына бүлмәсендә тәсбих тартып утыра ул. Иптәшкә үзе кебек сабыр Сәлимә карчык та бар. Югыйсә, Рәйсә картлар йорты өчен яшь бит әле. Аңа 66 тулды гына әле. Ярый Сабира карчыкның яше дә бар, балалары да юк. Ә Рәйсә карчыкның ике үги баласы, өч үзе тапкан балалар булып, картлар йортында гомер сөрердип уйладымы икән?.. Ак яулыгын җәеп ябып, үзе тәсбих тарта, тәсбих белән бергә елларын да шулай тартып хәтер йомгагын сүтә ул...
-
өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше
Узган җомгада татар дөньясында зур яңалык булды: Җир шары буйлап сибелгән татарлар алтынчы мәртәбә татарча диктант язды.
-
Сайлаулар бара
Бүген 17 сентябрьдә РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды.