16 октябрь 2018 яңалыклары
-
Балаларны мәгариф оешмаларында тукландыру мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырыла 18 октябрьдә республика халкы сорауларына
Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җавап бирәчәк.
-
Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Дитрих 17 октябрьдә яңартылган Казан – Чаллы трассасын ача
М7 «Волга» федераль трассасының Казаннан Чаллыга кадәрге участогын реконструкцияләү эшләре 10 ел дәвам иткән.
-
Роман Шәйхетдинов дәүләт хезмәтләре порталында иң популяр сервисларны атады
Статистика буенча порталдан 22-45 яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар куллана.
-
Татарстанда 5 меңгә якын хатын-кызга беренче бала өчен пособие билгеләнгән
Быел республикада беренче баласын тапкан әниләр өчен пособиенең күләме 8490 сум тәшкил итә.
-
Актив хатын-кызлар тәҗрибә уртаклашты
Казанда эшлекле хатын-кызларның V форумы булды. Анда Түбән Кама эшмәкәрләре Татьяна Мифтахова һәм Чулпан Миңнебаева катнашты. Чарада барлыгы 250 дән артык кунак булган.
-
Тавыш бирү
Социаль-икътисадый үсешнең иң яхшы стратегиясе өчен тавыш бирү 22 октябрьгә кадәр дәвам итә.
-
Өлешчә төзекләндерелә
Күптән көтелгән хәбәр. Автомагистральнең тимер юлны аркылы чыгу урыныннан алып Афанас боҗрасына кадәр өлеше төзекләндерелә башлаган.
-
Кабул итү
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны түбәндәге җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра:
-
Биредә мәрхәмәтлеләр генә эшли
Узган гасырның 90 нчы елларында өлкән буын вәкилләре бигрәк тә яклаучысыз кала. Дәүләткә, хәтта гаиләләренә кирәкләре булмый. Бу вакытта Түбән Камада социаль-тернәкләндерү үзәге ачыла. «Шәфкатьлелек» дигән исеме дә үзе турында үзе сөйли һәм, әйтергә кирәк, җисеменә туры килә. Бу көннәрдә үзәк 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аңа багышланган чара Красный Ключ бистәсенең «Мирас» мәдәният йортында узды.
-
Коры сүзләргә ышанып...
Эшкә урнашырга теләгән 41 яшьлек ир бер алдакчыга 3мең 650 сум түләгән.
-
Химиядә дә өйрәнүләр узды
Узган җомгада «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыяте территориясендә авария-техник команда өйрәнүләре булды. Ул бутил каучук заводы цехларының берсендә узды.
-
Мәгълүмат алганнар
Түбән Кама медицина көллиятендә көчле ихтыярлы кешеләр өчен аппаратлы массажга өйрәтү дәресе узган.
-
Президент кулыннан премия
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен премия тапшырды.
-
Акциядә теләп катнашалар
«Яшел дулкын» муниципаль проекты кысаларында, 12 октябрьдә Түбән Кама мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең 80 җитәкчесе экология чарасында катнашты. «Гаилә» шәһәр паркы янындагы территориядә алар 150 каен һәм 150 нарат утырттылар.
-
Республика китапханәчеләре җыелды
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә китапханәләрнең «Күренә, ишетелә, таныла: шәһәр һәм район мәдәният мохитендә балалар китапханәсенең мавыктыргыч образы» дип исемләнгән төбәк семинары узды.